Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Республика кырларын квадрокоптерлар саклый, бәлки Лениногорскида да булыр

Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 8 территориаль бүлекчәгә квадрокоптерлар тапшырды, дип хәбәр итә министрлык сайты. Алар авыл хуҗалыгы җитештерүе этапларын планлаштырырга һәм контрольдә тотарга ярдәм итәчәк, шулай ук авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең мониторингын алып баруны җиңеләйтәчәк. Шундый аппаратларны Лаеш, Арча, Мөслим, Бөгелмә, Питрәч, Әлмәт, Тәтеш һәм Чистай районнары авыл...

Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 8 территориаль бүлекчәгә квадрокоптерлар тапшырды, дип хәбәр итә министрлык сайты.

Алар авыл хуҗалыгы җитештерүе этапларын планлаштырырга һәм контрольдә тотарга ярдәм итәчәк, шулай ук авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең мониторингын алып баруны җиңеләйтәчәк. Шундый аппаратларны Лаеш, Арча, Мөслим, Бөгелмә, Питрәч, Әлмәт, Тәтеш һәм Чистай районнары авыл хуҗалыгы идарәләре белгечләре алды.

Мондый гаджетлар биектән дә сыйфатлы фото- видеолар ясарга һәм авыл хуҗалыгы культураларының торышы турында төгәл мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә. Квадрокоптерлар 7 километр радиуслы мәйданны колачлыйлар.

«Тора-бара барлык районнарда да квадрокоптерларның гамәлгә керүенә һәм аларның җитәкчеләр өчен дә, шулай ук авыл хуҗалыгы предпритиеләре технологлары өчен алыштыргысыз ярдәмчеләр булып китүенә ышанабыз», - дигән Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев