Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

"Сатурн-Урал" хуҗалыгында элиталы орлыклар җитештерелә

Сыйфатлы орлык материалының сакланышын тәэмин итүче ашлык саклагычлар аеруча зур игътибар сорый. Чөнки киләсе яхшы уңышның нигезе – һава шартларының уңай торышы гына түгел, ә орлык материалының югары сыйфатлы булуында да. Бу хакта “Сатурн-Урал” аграр предприятиесендә узган зональ семинар-киңәшмәдә сөйләштеләр.


Семинар-киңәшмә орлыкчылык мәсьәләләренә багышланган иде. Ул “Татарстанның элиталы орлыклары” Ассоциациясе белән берлектә үткәрелде. Анда Татарстанның көнчыгыш зонасына кергән ун районнан хуҗалык агрономнары килде, авыл хуҗалыгы идарәсе, Россельхозцентр белгечләре, Ассоциация вәкилләре, шулай ук район башлыгы Рәгать Хөсәенов, район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков, Ассоциациянең генераль директоры Юрий Еров, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов катнашты.


Мондый семинар-киңәшмәнең “Сатурн-Урал”да (Сарабиккол) уздырылуы очраклы түгел, чөнки әлеге хуҗалык 2016 елда Татарстанның элиталы орлыклары Ассоциациясенә кертелде. Шуннан бирле бөртекле культура орлыкларының климат шартларына яраклаштыру буенча һәм югары сортлы орлык җитештерү буенча байтак эшләр алып барыла. Моның буенча ныклап торып эшләгәч, нәтиҗәләре дә куандырырлык.

Биредә махсус бүлеп куелган 5 гектар кырда эксперимент рәвешендә 21 сорт  бодай үстерелә. Семинарда катнашучылар әлеге кырда сөйләшүне алып барды.
-    Орлыклар Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институтларыннан, нигездә Мәскәүдән кайтарыла. Безнең участокта бертөрле шартларда үстерелә, корткычларга каршы бертөрле препаратлар белән эшкәртелә, шуның нигезендә безнең шартларда иң яхшы сортларны ачыкларга мөмкинчелек туа, - ди хуҗалык белгечләре.
Язгы чәчүдә  хуҗалык үз кырларына югары уңыш бирүче сортларны чәчте, районның өч хуҗалыгына элиталы орлыкларны реализацияләде. Шытымнарның  матур гына үсеп килүен семинарда катнашучылар да билгеләп узды.

“Татарстанның элиталы орлыклары” Ассоциациясе директоры Юрий Еров әйткәнчә, 5-6 ел үстерелүче яңа сортлар уңышны сизелерлек арттыра. Аның фикерен район башлыгы Рәгать Хөсәенов та хуплады.
-    Сыйфатлы орлык югары уңыш нигезе булып тора. Безнең башлаган эшебезнең нәтиҗәсе күренә, монда бары тик “Сатурн-Урал” хуҗалыгын мактарга кирәк, элиталы орлыкларны үстерү белән беррәттән, орлыкларны әзерләү технологиясен  дә камилләштерәләр. Бу эшләр безнең районның авыл хуҗалыгы өчен бары файда гына китерә, - ди ул.

Хуҗалык җитәкчесе Зөлфирә Төхвәтуллина билгеләп узганча, яңа сортларны үстерү эше мөһим, ләкин орлык материалын сыйфатлы итеп әзерләү тагын да мөһим шарт булып тора. Үстерелгән орлыклар махсус техникада сортировкалана.
-    Без орлык чистартучы заманча җиһаз алдык, ул сәгатенә 1 тоннадан башлап, 10 тоннага кадәр орлык эшкәртергә сәләтле, шушы көннәрдә куәтлелеге 30 тоннага кадәр орлык чистартырга сәләтле булган яңа җиһазга заказ бирдек, - ди Зөлфирә Якуповна.

Мондый сыйфатлы орлыктан уңышы мул булса, икенче яктан авыр үлчәүле орлыктан үскән үсемлекләр төрле авыруларга азрак бирешә.
 Хуҗалыкта алга таба да орлыкчылык эшен дәвам итәчәкләр. Хуҗалык җитәкчесе сүзләренә караганда, көзге бодайның төрле сортларын алып, безнең климат шартларында үстереп яраклаштырырга уйлыйлар.

Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов аграрийларга ышанычлы, сыйфатлы орлык белән генә эш итәргә киңәш итте. “Безнең районда сынау узганнардан мул уңыш алыначак”, - ди ул.

Розалия Мостафина

Фотолар: авыл хуҗалыгы идарәсеннән

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев