Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Татарстан фермерлары һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз терлекләрен 50 процент дәүләт ярдәме белән иминиятләштерә ала

Авыл хуҗалыгы терлекләрен дәүләт ярдәме белән иминиятләштерү Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан иминият премияләренең 50%ын компенсацияләүдән гыйбарәт. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Терлекләрне агроиминләштерү механизмы елдан-ел камилләшә бара, ул күпкә сыгылмалы һәм аграрийларның иминләштерүдә кызыксынуын арттыруга юнәлдерелгән.

Татарстан  буенча 2020 елда иминият компанияләре дәүләт ярдәме шартларында авыл хуҗалыгы хайваннарын иминиятләштерү буенча барысы 6 килешү төзеде. Иминиятләштерүчеләрнең күбесе - эре кошчылык һәм дуңгызчылык сәнәгать предприятиеләре. Гамәлдәге килешүләр буенча кош-кортның 49 %ы һәм дуңгызчылыкта терлекләрнең 27%тан артыгы иминиятләштерелгән иде. Иминият килешүләре буенча гомуми иминият суммасы 2,4 млрд. сумнан артык тәшкил итте, җыелган взнослар күләме - 19,3 млн.сум, алар буенча 8,5 млн. сум субсидия күчерелде.

Агроиминиятштерү өлкәсендә дәүләт ярдәме мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында колл-үзәгенең  8-800-444-16-70 телефоны буенча консультация алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X