Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Татарстанда беренче мәртәбә зоотехник-селекционерларның бөтенросссия конкурсы узачак

7 июньнән 11 июньгә кадәр Татарстанда «Элита» дәүләт нәсел предприятиесе базасында зоотехник-селекционерларының 2 нче бөтенроссия конкурсы узачак.

Бу хакта чараны оештыру комитетының беренче утырышында хәбәр иттеләр.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча оештырыла:«Зоотехник-селекционер - 2021» конкурсы чемпионы, «Автоматлаштырылган белешмәләр базалары белән эшләү практиксы», «Хайваннарның нәсел кыйммәтен бәяләү», «Теоретик белемнәр», «Зоотехника хезмәте ветераны», «Булачак селекционер», «Нәсел эшен үстерүгә керткән өлеше өчен» һәм «Эшкә мәхәббәт белән» номинацияләре призерлары, шулай ук Д.А.Кисловский исемендәге Күчмә кубок.

Ярышларда авыл хуҗалыгы оешмаларының һәм крестьян(фермер)хуҗалыкларының зоотехника хезмәте белгечләре - төбәк конкурсларында җиңүчеләр һәм призерлар катнаша ала. Узган конкурс чемпионы бары тик судьялар коллегиясе составында гына эксперт буларак катнаша ала.

Катнашучылар үзләренең автоматлаштырылган белешмәләр базалары белән эшләү һәм хайваннарның нәсел кыйммәтләрен бәяләү буенча практик күнекмәләрен күрсәтергә, шулай ук тест узарга тиеш булалар.

Катнашу өчен гаризалар 15 майга кадәр электрон почта аша кабул ителә:Rishat.Zaripov@tatar.ru.

Тулырак мәгълүматны 8(843)221-77-58 телефоны аша алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев