Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Татарстанда эш башлаучы фермерларга грант ярдәме буенча яңа "Агростартап" проекты башлап җибәрделәр

Бүген Теләчедә яңа "Агростартап" программасы эшләтеп җибәрелде. ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов проектның өстенлекләрен аңлатты.

 

Программа эш башлаучы фермерларга грант ярдәмен һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү максатын күздә тота.

"Бу - әлегә кадәр гамәлдә булган федераль программалар белән янәшә бара торган өстәмә яңа проект. Ул фермерларга материаль ресурслар алырга мөмкинлек һәм тоткан чыгымнарына компенсация бирүне күздә тота. Төрле юнәлешләрдә кооперацияне ныгыту исәбе дә бар, кооперативларның тоткан чыгымнары - техника, ашлама яки азык сатып алалармы - шул чыгымнарны 50 процентка кадәр каплый торган программа", - диде министр.

Аның сүзләренчә, фермерлар кооперативларга риза булып керсен өчен, өстәмә ресурс карала. Шуның бер өлешен ул кооперативка пай итеп кертергә тиеш. "Бу фермер һәм кооперативны үзара бәйли торган кызыклы программа. Быелга 418 млн ярдәм суммасы каралган. Бу программаны куәтләп эшләтеп җибәрдек. Ел ахырына кадәр бу сумманы тотачакбыз", - диде Әхмәтов.

Ул быелгы тәҗрибә үзенә күрә бер сынау, диде. Программа әлегә катгый куелмаган. "Үз эчендә генә кайнап ята торган аерым вак хуҗалыкларны уртак максатка туплап, алар базарга сәүдә челтәрләренә үз продукциясе белән иркенрәк, киңрәк чыгарга мөмкинлек бирә дип саныйм мин", - диде.

Министр кооперативлардан чыгымнарны субсидияләүгә документлар кабул ителүен әйтте. 6 кооперативтан документлар кабул ителгән. "Министрлык тарафыннан һәр районга кооперативларга әгъзалар кертү буенча план-бирем җиткерелгән. Сорау катгый булачак. Кооперация үсешендә безгә кооператив әгъзаларының керемлелеген тәэмин итәргә кирәк. Дәүләт ярдәме шуның өчен юнәлтелә дә", - диде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/06/191079/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев