Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Татарстанда төзелүче ашлык киптерү комплекслары арасында Лениногорск комплексы да бар

Объектлар агрофирма ашлыгының чисталыгын һәм сакланышын тәэмин итәчәк.

 «Август-Агро» ИК Кама Тамагы, Югары Ослан, Лениногорск һәм Теләче районнарында урып-җыю вакытында ашлык чистарту-киптерү өчен комплекслар төзи. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шул хакта хәбәр итте.

«Август-Теләче»дә Үзәк авылы янында төзелеш эшләре башланды. Нигез салу эшләрен төгәллибез, металл конструкцияләрен җыю бара. Газүткәргечен сузуны төгәлләп киләбез», — диде «Август-Агро» ИК генераль директорының ашлык саклау һәм эшкәртү буенча урынбасары Фәрит Гыйрфанов.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, «Август-Кама Тамагы» агрофирмасында ашлык чистарту-киптерү комплекслары ике мәйданчыкта: Олы Салтыкта һәм Мәйданда төзелә.

«1 июньгә бетон эшләрен төгәлләүне планлаштырабыз, хәзер металл конструкцияләрне җыюга керешәбез. Ашлык чистарту-киптерү буенча һәр комплекска газ, электр кертелә, керү юллары салына. Барлык мәйданчыкларда да эшләр проект буенча, янәшә территорияне төзекләндереп, алып барыла», — дип өстәде Фәрит Гыйрфанов.

«Август-Лениногорск»да гамәлдәге «Кәркәле» комплексын реконструкцияләү төгәлләнеп килә. Биредә транспорт һәм бункер белән беренчел һәм икенчел чистарту машиналары урнаштырылган, мәйданчыкта бетон эшләре бара. Бу көннәрдә икенче ашлык киптерү комплексын монтажлау башланды.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев