Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Тәрбиясе булса, сөтен бирер

6 апрель көненә район хуҗалыклары 44 тоннадан артык сөт җитештергән. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматтан күренгәнчә, район буенча бер сыерга уртача 11,6 килограмм сөт туры килә. Вак фермер хуҗалыклары да сөт җитештерүгә өлешләрен кертә: аларның шул көнгә гомуми күрсәткече - 1 мең 284 килограмм. Билгеле булганча, районда иң күп савым...

6 апрель көненә район хуҗалыклары 44 тоннадан артык сөт җитештергән.
Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматтан күренгәнчә, район буенча бер сыерга уртача 11,6 килограмм сөт туры килә. Вак фермер хуҗалыклары да сөт җитештерүгә өлешләрен кертә: аларның шул көнгә гомуми күрсәткече - 1 мең 284 килограмм. Билгеле булганча, районда иң күп савым сыеры булган хуҗалык - "Лениногорская агрофирмасы". Анда 1 мең 565 баш сыер исәпләнә. Шуңа аларда гомуми сөт саву күләме югары. "Союз-Агро"ның "Зеленогорский" бүлекчәсе, "Сатурн-Урал" хуҗалыгы, "Ганиев И.М" һәм "Хәбибуллин Ф.З" фермер хуҗалыкларында сөт җитештерү күрсәткече яхшы. Димәк, тиешле технологияләр үтәлә, сыерларның азыгы сыйфатлы, тәрбия бар.
Беренче графада - хуҗалык исемнәре, икенчесендә - 6 апрель көненә бер сыердан савып алынган сөт күләме (килограммнарда), өченчедә - узган ел шул көндәге күрсәткеч, дүртенчедә - хуҗалыкның гомуми сөт күләме (килограммнарда).
"Зеленогорский" бүлекчәсе 16,6 14,4 2815
"Лениногорская агрофирмасы" 15,6 14,3 24458
"Ганиев И.М" КФХ 14,9 14,5 1195
"Хәбибуллин Ф.З." КФХ14,7 14,2 2565
"Сатурн-Урал" җәмгыяте 12,2 10,7 3239
"Йолдыз" 9,7 9,6 970
"Восходящая Заря" 7,3 10,4 1641
"Ленин" 7,1 7,1 2027
"Маркс" 5,2 6,3 2305
"Спартак агрофирмасы" 5,1 5,6 1702

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: надой молока