Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучы аграрийлар ярдәмнән коры калырга мөмкин

Җир хуҗалары еш кына узган елдан калган һәм чабылмаган үләнне яндыра. Бу исә урман янгыннарына сәбәпче була

 Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозучы авыл хуҗалыгы билгеләнүендәге җирләрнең хуҗалары дәүләт ярдәменнән коры калырга мөмкин.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, шул хактагы нигезләмәне федераль дәрәҗәдә беркетергә телиләр.

«Авыл хуҗалыгы объектларында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү мәсьәләсендә кагыйдәләр катгыйландырылачак», - дип искәрттеләр ведомствода.

Шуңа бәйле рәвештә, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә кырларда калган салам һәм үләнне яндырырга ярамый. Ягулык-майлау материалларының җиргә агуына юл куймас өчен техникага техник карау үткәрергә кирәк. Моннан тыш, янгынның җәелүенә киртә тудыручы полосалар ясый торган җир сөрү техникасы, шулай ук янгынны сүндерү өчен су баклары булуы зарур.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәүнең төп сәбәбе – авыл хуҗалыгы җирләрендәге чүп үләннәре. Җир хуҗалары еш кына узган елдан калган һәм чабылмаган үләнне яндыра. Бу исә, үз чиратында, урман янгыннарына китерергә мөмкин.

 

https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев