Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

1 март - Песиләр көне уңаеннан гыйбрәтле язма укыгыз

Песиләр дә елады Иркәләп-сыйпап, алар өчен махсус ашарга пешерүче апаларын песиләр дә соңгы юлга елап озатты. Бик күп еллар аралашып яшәдек без Тамара Шиһапова белән. Аның моңлы күзләренә, сабырлыгына, ярдәмчел булуына бөтен кеше соклана иде. Өе тирәсенә җыелган песиләр өчен базардан тавык фаршы алып кайтып, көн дә ботка пешереп, махсус...

Песиләр дә елады
Иркәләп-сыйпап, алар өчен махсус ашарга пешерүче апаларын песиләр дә соңгы юлга елап озатты.
Бик күп еллар аралашып яшәдек без Тамара Шиһапова белән. Аның моңлы күзләренә, сабырлыгына, ярдәмчел булуына бөтен кеше соклана иде. Өе тирәсенә җыелган песиләр өчен базардан тавык фаршы алып кайтып, көн дә ботка пешереп, махсус бер урынга алып чыгып аларны ашатты. Аның чыгуын алдан сизеп, бер урынга җыелып көтеп утыра иделәр.
Ул үлеп, аның белән хушлашу өчен табутын ишек алдына чыгаргач, унбиш песи камап алып, чын мәгънәсендә еладылар, дип сөйләде тирә-күршеләр. Хәзер бу Ходай бүләкләрен кызы Гөлия карый. Әйе, нәкъ менә Ходай бүләкләре. Чөнки гарәп илләрендә, мисал өчен Мисырда, песиләрне рәнҗетү зур гөнаһ санала.
Ә бездә? Көз көне мәчет каршындагы яңа паркта бер абзый минем күз алдында песи баласын ташлап калдырды. Түзмичә, куып җитеп, уйларымны әйттем. Яхшысынмыйча агарынды ул: "Кайтканда алып китәм", диде. Әмма алдады, берничә көн адашып йөрде ул анда, аннары җәлләп, үзебезнең ишек алдына алып кайттым. Хәзер аны, башка шундый язмышлылар белән бергә, Венера ханым карап, ашатып тора.
Ул гына түгел, ничә ел инде Наташа Николаевна ире белән үк акчаларын түләп ташландык песиләргә стерилизация ясаталар. Күптән түгел генә йончыган, тешләре сынап беткән бер ташландыкны клиникага алып барып дәваладылар да, хәзер ул терелеп, "безнең команда"да.
Галия Шакирҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев