Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Анна түти тегү машинасын күрше авылдан җәяү алып кайта

Бөек Җиңү көнен якынайту өчен илебездә һәркем үз өлешен керткән, көчен куйган. Газиз ветераннарыбыз фронтта, дәһшәтле сугыш кырында көрәштә булсалар, тылда калган хатын-кызларыбыз да Җиңүне якынайтыр өчен нык тырышканнар.


Тыл ветераны булган минем газиз әбием - Анна Парфирьевна Петрова турында язасым килә. Ул 1925 нче елның шау чәчәкле, гүзәл июнь аенда дөньяга килгән. Ләкин әбием 7нче сыйныфны тәмамлаган көннәрдә Бөек Ватан сугышы башланган. 8, 9, 10 классларны әбигә сугыш елларында укырга туры килгән. Әбием сугыш вакытында бер ел укыткан да әле, бу инде үзенең мәктәптә укуы тәмамлангач та булган. Шул ук елда 40 көн эчендә экстерн формада имтиханнар тапшырып, Бөгелмәдән башлангыч сыйныфлар укытучысы дипломы алып кайткан.

Әби гомере буе башлангыч сыйныфларда белем биргән. “Бер ел өлкән классларда укыттым, ике 5нче класста математика, икешәр 6нчы класста биология, ике 7 гә зоология фәненнән кердем,” - ди ул. Ләкин барыбер дә кечкенә балаларга белем бирүне ныграк яраткан әбием. Берьюлы икешәр класс укытырга туры килгән аңа.

-    Әле бер ставкага гына укыту дип санала иде ул, - ди әбием. - Ул елларда классларда балалар да шактый күп иде. Уку әсбаплары җитми. Беренче укыткан елымда (сугыш вакытында) 20 балага 6 “Әлифба” китабы  бар иде, иске китапларга чыра белән карага манып яза идем, иске китаплар дәфтәр булып хезмәт итә иделәр, - дип искә ала әбекәй.

 Әбием 36 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган. Аны хәзер дә укучылары бик яратып, олы хөрмәт белән искә алалар. Төрле-төрле очрашулар үткәргән чагында һәрвакыт үзләренә кунакка чакырып, яраткан укытучылары янәшәсендә янәдән бергәләп кыңгыраулы мәктәп еллары хәтирәләрен яңарталар.

Әби гомере буена бик күп һөнәрләр үзләштергән, төрледән - төрле эшләр белән шөгыльләнгән. Мәктәптә белем алган соңгы елында һәм балалар укыткан чагында төп эше укытучылыктан тыш, җәй көннәрендә умарталыкта да, колхозда да эшләргә өлгергән әбием. Ә буш вакытларында тегүчелек белән дә шөгыльләнгән ул. “Күрше авылдан җәяү генә күтәреп кайттым мин ул тегү машинасын,” - дип искә ала тегү машинасын сатып алу тарихын сөйләгәндә. Бер көнгә дүрт күлмәк өлгертә алган Анна әбием.

Людмила Аланлы

Тулысынча "Заман сулышы" газетында җомга санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев