Заман сулышы

Бәхете бар – ота

Күптән түгел март аенда газетка язылган әбүнәчеләр арасында яхшы сыйфатлы, 250 граммлы чәй уйнаткан идек. Бүләк әллә ни зур булмаса да, редакциягә 5 кеше шалтыратып, квитанция номерын хәбәр итте. Бәхет Шөгердә яшәүче Марат Купаевка елмайды. Аның бүләген алырга гаиләне караучы социаль хезмәткәр Гөлсинә Галимова килгән иде. Бүләкне тапшырдылармы, дип өенә...

Күптән түгел март аенда газетка язылган әбүнәчеләр арасында яхшы сыйфатлы, 250 граммлы чәй уйнаткан идек. Бүләк әллә ни зур булмаса да, редакциягә 5 кеше шалтыратып, квитанция номерын хәбәр итте. Бәхет Шөгердә яшәүче Марат Купаевка елмайды. Аның бүләген алырга гаиләне караучы социаль хезмәткәр Гөлсинә Галимова килгән иде.


Бүләкне тапшырдылармы, дип өенә шалтыраткач, телефонны әнисе Галия апа алды. Баксаң, малае II группа инвалид икән. "Заман сулышы"н әлеге гаилә 1994 елдан бирле алдыра булып чыкты.
- Гаиләбез белән яратып укыйбыз. Аеруча, Галия Шакирҗанова язмалары күңелгә хуш килә. Чөнки алардан тормышчанлык хисе, чынбарлык бөркелә. Моннан тыш, безнең яшь чакны тасвирлаган язмалар, "хәтер-хатирә" рубрикасындагы мәкаләләр, сугыш чоры хатирәләре күңелгә ятышлы. Газет үзенең җыйнаклыгы, әдәби телдә матур итеп язылуы белән җәлеп итте.
Улыма бәхет беренче генә елмаймый, инде өченче тапкыр сездән бүләк ота, - диде Галия апа.
Теги: газет
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: