Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Игелекле кешеләр ярдәме

Тирә-ягыбызда шәфкатьле кешеләр бик күп. Янәшә яшәсәк тә, бәхетсезлек очраклары килеп чыккач кына аларның ярдәмен тоябыз икән. Бу турыда язарга бер вакыйга сәбәпче булды. Уйламаганда-көтмәгәндә, бәхетсезлеккә очрадым: бәрәңге корты агулаганда, үзем дә агуландым. Баштан бармагым шешә башлады, аннан шеш бөтен кулыма күчте. Куркудан, авыл фельдшеры Булат Хәйруллинга мөрәҗәгать иттем. Ул...

Тирә-ягыбызда шәфкатьле кешеләр бик күп. Янәшә яшәсәк тә, бәхетсезлек очраклары килеп чыккач кына аларның ярдәмен тоябыз икән.

Бу турыда язарга бер вакыйга сәбәпче булды. Уйламаганда-көтмәгәндә, бәхетсезлеккә очрадым: бәрәңге корты агулаганда, үзем дә агуландым. Баштан бармагым шешә башлады, аннан шеш бөтен кулыма күчте.
Куркудан, авыл фельдшеры Булат Хәйруллинга мөрәҗәгать иттем. Ул мине җентекләп тикшерде, беренче ярдәм күрсәтте. Шулай да тиз арада шәһәргә хирургка барырга кушты.
Шимбә көн булуына карамастан, хастаханәгә киттем. Авыруларны кабул итү бүлмәсендә мине хирург Валерий Валерьевич Раку җентекләп карады, ярырга кирәк, дигән фикергә килде. Шәфкать туташлары Фәридә Емельянова, Светлана Бурнаева кулымны чистартып, бәйләп, чын мәгънәсендә, миңа медицина ярдәме күрсәттеләр.
Эшләренә шулкадәр җаваплы, мәрхәмәтле әлеге кешеләрнең үзләренә сәламәтлек, гаиләләренә бөтенлек телим. Һәрвакыт шулай бер-беребезгә ярдәмчел, мәрхәмәтле булсак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл

2
X