"Сатурн-Урал" җәмгыяте (Сарабиккол) техника паркында эш кайнап тора. Әнә, механизатор Ильяс Мусин - "Нью-Холланд" комбайны янында. Техниканы уракка әзерли, көйли, җайлый. Ильяс Ибраһимович 46 ел туган җирендә хезмәт итә, көч куя. 25 ел "КСК"да эшләгән. "Нинди техникага утырталар, кая кушалар, шунда эшләдек", ди ул. Хуҗалыктан да, җитәкчелектән дә канәгать. "Акчасын...