Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Иске Иштирәк хатын-кызларын Рәхилә апа бәйрәм белән котлый

Авылыбызда хөрмәткә һәм мактауга лаек хатын-кызларыбыз бар. Иң беренче итеп, почтальон Рәмзия Шәрәфетдинованы әйтеп узам, ул уңган-булган, җил-буран дими, йөгерә-йөгерә газет тарата. Дания Шәмгунова ике авылга - Мөэмин-Каратайга һәм Бәкер авылларына тарата. Фәридә Шәңгәрәева - авылыбызның медпунктында тәҗрибәле шәфкать туташы. Гөлнара исемле кызыбыз да эшли анда, пункта кирәкле дарулар гел...

Авылыбызда хөрмәткә һәм мактауга лаек хатын-кызларыбыз бар.
Иң беренче итеп, почтальон Рәмзия Шәрәфетдинованы әйтеп узам, ул уңган-булган, җил-буран дими,
йөгерә-йөгерә газет тарата. Дания Шәмгунова ике авылга - Мөэмин-Каратайга һәм Бәкер авылларына
тарата. Фәридә Шәңгәрәева - авылыбызның медпунктында тәҗрибәле шәфкать туташы. Гөлнара исемле кызыбыз да эшли анда, пункта кирәкле дарулар гел булып тора.
Медпунктта бик күп еллар эшләп, хәзер лаеклы ялда булган Зөлфия Кәримова һәрвакыт ачык йөзле, гел елмаеп каршы ала иде. Гөлсинә Иванова мәктәптә инглиз телен укыта. Бик тыйнак, сабыр акыллы ул, балалар бик яраталар үзен.Шулай ук үземнең өч кызым: Рәйханә, Рәхимә, Рәмзия (игезәкләр), барлык хатын-кызларны һәм "Заман сулышы" редакциясе хезмәткәрләрен 8 март бәйрәме белән котлап, һәрбарчагызга исәнлек-саулык теләп калам.
Рәхилә Әхсәнова,
Иске Иштирәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев