Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Кабат туган җирдә

Хезмәттәшебезнең бертуган сеңелесе, 9 ел элек французга кияүгә чыгып, гаиләсе белән Франциядә яши. Җәй көне алар Лениногорскига кунакка кайтты. Кунак булып киткәч, аңардан: "Йә, ничек, шәһәр ошадымы?" - дип сорашабыз. Ә ул: "Соңыннан фикерләрен туплап, күренешләрне тагын бер кат күздән кичереп, электрон почтага хат юллаячак", - ди. Бераз вакыттан соң...

Хезмәттәшебезнең бертуган сеңелесе, 9 ел элек французга кияүгә чыгып, гаиләсе белән Франциядә яши. Җәй көне алар Лениногорскига кунакка кайтты. Кунак булып киткәч, аңардан: "Йә, ничек, шәһәр ошадымы?" - дип сорашабыз. Ә ул: "Соңыннан фикерләрен туплап, күренешләрне тагын бер кат күздән кичереп, электрон почтага хат юллаячак", - ди. Бераз вакыттан соң ул хат килде. Аларның сәфәрдән соң туган уй-фикерләре газет укучыларына кызыклы булыр дип, сезгә дә тәкъдим итәбез.


"Менә, ниһаять, чираттагы ял вакыты җитте. Димәк, күптәнге хыялымны тормышка ашырыр - туганнарны, дусларны, туган җирне кайтып күрер чак җитте. 9 ел элек, кияүгә чыгып, Франциянең Сомюр шәһәренә яшәргә киткәннән бирле Россияне, Татарстанны күргәнем булмавын да исәпкә алсак, нинди хис-кичерешләр кичергәнемне үзләре туган яктан читтә яшәүчеләр генә белә. Шушы еллар эчендә телефон һәм скайп туган җир белән тоташтыручы, аралаштыручы бердәнбер чара иде, хәтта ышанычлы дусларыма әверелделәр. Алар мине депрессиядән коткарды, җирсү-сагынуга дәва булды.
Шулай итеп, ирем Фред, улларыбыз - 7 яшьлек Эмиль һәм 5 яшьлек Арсен белән 17 көнгә Россиягә сәфәргә чыгып киттек. Башта Мәскәү, аннары Уфа һәм соңыннан Лениногорскига барабыз дип, маршрутны алдан билгеләп куйдык.
Менә ул данлыклы Мәскәү! Биредә безне иң гаҗәпләндергәне - йорт ишегалларында матур итеп ясалган балалар мәйданчыгы булды. Монда аларны гадиеннән башлап катлаулысына кадәр, төрле ачык төстәгеләрен күреп була иде. Моңа балалар да нык шатланды. Метрода күп йөрдек, шунда вагон эчендә кимендә өч пассажирның утырган җирләреннән торып, безгә урын бирүләре, игътибарлыклары - уңай хис-кичерешләр калдырды. Мәскәү кибетләрендә товар шулхәтле күп, тыгыз итеп тезелгән. Бу күренешне ирем күреп, бездә, ягъни Франциядә товарларның тәртип белән тезелүен, киштәләрдә яки элгечләрдә болай өсте-өстенә төялмәвен сизеп алды. Бу Мәскәүдә генә түгел, без сәяхәт кылган башка шәһәрләргә дә кагыла.
Дүрт көннән соң Уфага юл алдык. Биредә безне төрле төстәге түбәләре белән матур йортлар каршылады. (Бездә түбәләр бер генә төстә бит). Алар шәһәргә ямь биреп, күңелле кәеф бүләк итә. Уфада, Мәскәүдәге кебек, һәр йорт янәшәсендә төзек балалар мәйданчыгы ясалган. Күп кенә паркларны карап-күзәтеп йөрдек. Анда карусель-аттракционнарның бәясе Мәскәүгә караганда арзанрак. Уфада бер гаиләдә икешәр машина булуга карамастан, юлларны киңәйтү турында уйламаганнар, алар тар. Парковкалау мәсьәләсе дә катлаулы, машинага урын табу авыр. Мондый хәл Мәскәүдә дә күзәтелде.
Өч көн кунак булгач, бер атнага Лениногорскига килдек. Уфа-Лениногорск юлын яхшырак итеп күрәсе килгән иде дә инде... Әйтергә кирәк, шәһәр яңарган, ямьләнгән. Бик матур мәчет калкып чыккан, аның каршында төзелгән парк та ошады. Тротуарларга плитә түшәү дә шәһәрнең алга таба үсеше турында сөйли. Түбән сулык һәм урман паркы янында йөгерүче һәм велосипедта йөрүчеләрне еш очраттык. Димәк, спорт белән ныграк шөгыльләнә башлаганнар, дигән уй туды миндә. Һәр йортның диярлек беренче катында урнашкан кибетләрнең күплеге гаҗәпләндерде безне. Җайлы бит, теләсә кайсы вакытта керә аласың, каядыр барып йөрергә кирәкми. Франциядә продуктлар сатып алуның башка системасы яши. Зур супермаркетлар, сәүдә үзәкләре шәһәрдән читтә урнашкан. Бездә күпчелеге кибеттән тулы арба белән чыгып, атналык азык-төлек алып куя. Шәһәрнең үзендә кечкенә кибетләр булса да, алар махсуслаштырылган, мәсәлән, ипи, сыр, ит кибетләре. Шуңа өстәп, супермаркетлардагы бәяләр арзанрак та әле.
Иремә Лениногорскида базардагы атмосфера ошады. Төн җитсә дә, шәһәрдә тормыш кайный: машиналар тавышы ишетелә, кешеләр каядыр бара. Франциядә мондый күренешләр сирәк күзәтелә. Тормыш иптәшем адым саен полиция вәкилләрен очратырмын дип уйлаган иде (үзе дә шушы өлкәдә эшли). Ләкин ни гаҗәп, ул аларны сирәк күрде. Гомумән, Россиядәге кешеләрнең йөзләре тыныч, агрессиясез, ди. Бары бер нәрсә генә кәефне төшерде: ул да булса - кибеттә сатучыларның үз-үзләрен тотышлары: йөзләрендә канәгатьсезлек, әйтерсең, аларга сатып алучылар комачау итә, өстәмә эш тудыра. Әлеге "тәнкыйть" Уфа һәм Лениногорскига кагыла. Бик сирәк кенә елмаеп каршы алучы, аралашучы кибетчеләрне очраттык.
Кайда кунак булсак, шунда тәмле тел, якты йөз белән каршы алдылар. Сәфәрдән озак елларга җитәрлек хис-кичерешләр алып кайттык. Гаиләбез белән киләчәктә Лениногорскиның чәчәк атуын, шәһәр һәм район халкына имин тормыш телибез".
Дилә Гийерм, Сомюр - Мәскәү - Уфа - Лениногорск - Сомюр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: туган ќир