Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

“Күңеле белән әле дә укыта”

Яңа Иштирәк авылында яшәүче Алма апа Тәрҗеманова шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Бик күпләргә аң-белем биргән хөрмәтле укытучы ул. Мәкалә аның турында. ... Аны, һәр елдагыча, зурлап-олылап мәктәпкә бәйрәмгә чакырдылар. Укытучы Алма апа ярты гасыр гомере узган мәктәбенә атлады. Аны инде күптән лаеклы ялда дип әйтергә тел бармый....

Яңа Иштирәк авылында яшәүче Алма апа Тәрҗеманова шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Бик күпләргә аң-белем биргән хөрмәтле укытучы ул. Мәкалә аның турында.


... Аны, һәр елдагыча, зурлап-олылап мәктәпкә бәйрәмгә чакырдылар. Укытучы Алма апа ярты гасыр гомере узган мәктәбенә атлады. Аны инде күптән лаеклы ялда дип әйтергә тел бармый. Дистәләрчә, йөзләрчә бала язмышын тынгысыз йөрәге аша уздырган изге затларның берсе ул.
Йөзенә укытучыга хас мәктәп нуры кунган Алма апа бүген дә җаны-тәне белән балалар арасында, күңеле белән әле һаман да укучыларына тормыш дәресе бирүен дәвам итә.
Алма Зыя кызы Тәрҗеманова тумышы белән Иске Иштирәк авылыннан. Тормыш бүләк итүче әнисе Рәхимә белән әтисе Зыя алмадай матур балага Алма исемен куштыралар. Киң белемле, мәртәбәле Зыя агада булган уңай сыйфатлар кызы Алмага да күчкән. Аның әтисе алдынгы карашлы укытучы, мәктәп директоры, оештыру сәләтенә ия колхоз рәисе булган бит. Алма апа да нәкъ шундый: үзе турында кайгыртудан битәр гаилә, мәктәп, ил гамен алга сөргән.
Балачактан ук укытучы булырга хыялланган кызчык, баштан туган авылында җидееллык мәктәпне, аннан Иске Шөгер урта мәктәбен бик әйбәт билгеләренә генә тәмамлый. Теләге бер генә була: Казан дәүләт педагогия институтына укырга керү. 1943 елда яшь кызның уе чынга аша, әмма авырып китү сәбәпле, кире авылына кайтырга мәҗбүр була. Бераздан Бөгелмә педагогия училищесын тәмамлый, аннан Сарабиккол балалар йортында тәрбияче булып эшли. Иске Шөгер мәктәбендә өч ел башлангыч сыйныфларга белем бирә. Яңа Иштирәк авылында яшәүче Исхак исемле егет белән танышып, гаилә корып җибәрәләр.
- Мәрхүм ирем киң күңелле, тормыш сөючән, рухи байлыкка табынучылардан иде. 1950 елда Яңа Иштирәккә кайтып төпләндек. Көннәребезне, тормышыбызны ямьлән-дереп бер-бер артлы дүрт балабыз: Венера, Исмәгыйль, Гөлшат, Гүзәл туды. Хәзер бөтен нәрсә дә бар, тик кызганыч, янымда шатлыгын да, хәсрәтен дә бүлешкән Исхакым гына юк, - ди юбиляр.
Мәкаләнең тулырак вариантын "Заман сулышы" газетының 83 нче номер саныннан укый аласыз.
Таһир Шәмсуаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алма тәрҗеманова