Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Лениногорск балалар бакчасына йөрүче нәниләр "Татарча сөйләшәм" акциясе уздырды

Безнең балалар бакчасы нәниләре «Мин татарча сөйләшәм!»- «Я говорю по- татарски!» акциясенә кушылды.

Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнендә узган әлеге чара аның мөһимлеген, туган телебезне хөрмәтләү икәнен күрсәтә.
Ул көн чын мәгънәсендә бәйрәмгә әверелде. 15нче балалар бакчасы территориясендә яшәүчеләрне, әти-әниләрне бәйрәмгә, бакча ишегалдына чакырдык. Өлкән һәм әзерлек төркеме Тукай әсәрләре буенча “Халкым мирасы” театральләштерелгән күренеш тәкъдим итте. Рус милләтеннән булган
балаларның күренешләрдә татарча сөйләшүенә тамашачылар куанды. Балалар ул көнне татарча шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, туган телгә хөрмәтләрен күрсәттеләр. Татар халык уеннарында да актив катнаштылар.
Волонтерлар белән берлектә үзебез төзегән “150 сүз татар телендә” сүзлеген микрорайон яшәүчеләренә һәм әти-әниләргә тараттылар. “Туган тел” җырын бергәләп башкару – бәйрәмнең дулкынландыргыч мизгеле булды. Бәйрәмне караучылар чын күңелдән рәхмәтләрен җиткергәч, безгә дә бик рәхәт булып китте. Балаларыбыз туган телен онытмасын, бер-беребезнең телен
хөрмәтлик.


Нина Семенова, татар теленә өйрәтү тәрбиячесе

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев