Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Лениногорск балалар китапханәсендә «Балалар.Урам. Куркынычсызлык.» исемле чара узды (ФОТОлар)

Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсендә  7нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен, «ТР Юл хәрәкәте иминлеге» профилактика бүлеге башлыгы Зөлфия Рахманова белән «Балалар.Урам. Куркынычсызлык.» дип исемләнгән очрашу узды

 Китапханәчеләр балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштырдылар, юл билгеләрен искә төшерделәр.  «Светофор» герое  белән бергә табышмаклар чиштеләр, «Автобус», «Игътибарлы бул» уеннары уйнадылар, «Күңелле светофор» җырын җырладылар. А. Усачевның «Юл хәрәкәте кагыйдәләре»,  Л. Волковның «Юл хәрәкәте кагыйдәләре турында»китаплары белән таныштылар. Зөлфия Рахманова балаларга автомобильдә бердәнбер куркынычсыз урын булуын искәртте. Барлык катнашучыларга Инесса Фаның «Мой папа - инспектор ДПС» китабын бүләк итте.

Методист Ләйсән Галимова

фото: Зөлфия Рахманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев