Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Лениногорск нәниләре урланган юл билгеләрен табып бирде

Кыш бабай балалар бакчасына юлны таба алмыйча торды бит. Юл билгеләрен урлап, светофорны сүндереп куйган явыз көчләр. Ярый әле, нәниләр зирәк булды.


14нче балалар бакчасында “Юл билгеләрен эзләү юлында” дигән квест-уен үтте. Әзерлек төркеме юл билгеләрен әйбәт белүен күрсәтте.  Тәрбиячеләр Галина Китова белән Наталья Голунова квест-уенга төрле биремнәр әзерләгән иде. Сценарий буенча, явыз көч юл билгеләрен урлаган, бакчага Кыш бабай килергә дип юлга чыккан. Тик светофор эшләми, билгеләр юк. Ачкычны эзләү барышында балалар җәяүле үзен юлда ничек тотарга кирәклеге, юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеге хакында белемнәрен күрсәтте.

Биремнәрдә югалып калмадылар. Соңыннан чыршыга да уенчыклар-юл билгеләре элеп куйдылар.

Зөлфия Рахманова, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” учреждениесе профилактика бүлеге начальнигы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев