Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Лениногорск укучылары язучы Зинаида Захарова белән очрашты

14 март көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре Балалар китабы атналыгы кысаларында 11нче гимназиядә язучы Зинаида Захарова белән иҗади очрашу оештырдылар.

Зинаида Захарова  Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Р. Төхвәтуллин исемендәге әдәби премия лауреаты, Әлмәт «Кызыл каурый» әдәби берләшмәсе әгъзасы, унбер китап авторы. Әлеге чарага шәһәр мәктәпләренең 5-7 сыйныф укучылары чакырылган иде.

Очрашу барышында балалар Зинаида Кирилл кызының шигырьләрен сөйләделәр, 11нче гимназия укучылары «Зирәк куян» әкиятен сәхнәләштерделәр, концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Бәйрәм, кунакларга язучы белән шәхсән танышу мөмкинлеге бирде, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Үз чиратында Зинаида Захарова балаларга үз китапларын бүләк итте.


Методист Лейсан Галимова 

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X