Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Лениногорскида “Мин татарча сөйләшәм” акциясе

Республика буенча үтүче "Мин татарча сөйләшәм" акциясендә 12 нче лицей укучылары һәрдаим катнашып килә. Күптән түгел XI "А" сыйныфы укучылары татар теленең шәһәребездә ни дәрәҗәдә кулланылуын белү өчен урамга сораштыруга чыкты. Без кибетләргә, даруханәләргә кердек, урамда узып баручылар белән сөйләштек, аларга татар телендә сораулар бирдек. Сораштыру түбәндәгене ачыклады: кибеттә сатучылар...

Республика буенча үтүче "Мин татарча сөйләшәм" акциясендә 12 нче лицей укучылары һәрдаим катнашып килә.


Күптән түгел XI "А" сыйныфы укучылары татар теленең шәһәребездә ни дәрәҗәдә кулланылуын белү өчен урамга сораштыруга чыкты. Без кибетләргә, даруханәләргә кердек, урамда узып баручылар белән сөйләштек, аларга татар телендә сораулар бирдек. Сораштыру түбәндәгене ачыклады: кибеттә сатучылар ярыйсы гына дәрәҗәдә татарча аңлыйлар, татар телендә мөрәҗәгать иткән кешегә җавап бирә алалар. Шулай ук даруханәләрдә эшләүчеләрнең татар телен камил дәрәҗәдә белүләренә сокландык.
Ләкин шәһәребезнең урамнарында очраган кешеләрнең әңгәмәгә кушылып китәргә теләмәүләре генә кәефебезне бераз төшерде. Шулай да алар арасында татар телен өйрәнергә теләк белдергән кешеләрнең булуы бездә уңай кичерешләр тудырды. Рус милләтеннән булган, татарча сөйләшергә авырсынган кешеләргә татарча-русча сүзләр кергән "Татар телендә синең беренче 150 сүзең" исемле буклет-сүзлекләр таратылды.
Урамда таныш булмаган кешеләр белән аралашу, аларга сораулар бирү безнең өчен үзенә күрә бер кызыклы тәҗрибә булды. Шулай ук татар теленең шәһәребездә яшәүчеләр тарафыннан актив кулланылуы безнең өчен шатлыклы күренеш иде. Без татар телебезнең алга таба да актив кулланылуын, үсүен, югалмавын телибез. Ана телебез югалмасын өчен күбрәк татарча сөйләшергә кирәк, барысы да безнең кулда. Әйдәгез, татарча сөйләшик.
Наилә Биктимирова,
12 нче лицейның 11 "А" сыйныфы укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мин татарча сљйлђшђм