Лениногорскилы Тәслимә Рафиковадан табаларны чистарту буенча шәп киңәш
"Әлеге табаларга 35 ел инде, ди Тәслимә ханым Рафикова. - Фотодан күргәнегезчә, өр-яңа кебек.
Ничек чистартырга соң? Бер зур савытка 6 данә кәгазь клее, бер сабынны угычтан уып, 1 пачка кальцинир. сода салып, табаларны шушында кайнатабыз. Дүрт сәгатьтән артык кайнагач, өр-яңа кебек була.
Әби әйтә иде: хатын-кызның кемлеген табаларыннан белеп була дип. Сезнең дә табаларыгыз чип-чиста булсын әле, хөрмәтле хатын-кызлар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев