Заман сулышы

Лениногорскиның 12 лицей укучылары ЗАГСта экскурсиядә булды (фотолар)

31 гыйнвар көнне шәһәрнең ЗАГС бүлеге бинасында 12 нче лицей укучылары өчен экскурсия оештырылды. Моңа кадәр укучылар ЗАГС бинасын тантаналар үзәге кебек күз алдына китерсәләр, бүлек белгече Светлана Юнысова белән әңгәмәдән соң, алар бу бинада бәйрәмнәрдән тыш күп кенә чаралар алып барылганлыгы турында белделәр. Укучылар бүлекнең эшчәнлеге, нинди төр акт...

31 гыйнвар көнне шәһәрнең ЗАГС бүлеге бинасында 12 нче лицей укучылары өчен экскурсия оештырылды.

Моңа кадәр укучылар ЗАГС бинасын тантаналар үзәге кебек күз алдына китерсәләр, бүлек белгече Светлана Юнысова белән әңгәмәдән соң, алар бу бинада бәйрәмнәрдән тыш күп кенә чаралар алып барылганлыгы турында белделәр. Укучылар бүлекнең эшчәнлеге, нинди төр акт теркәү язулары барлыгы, архив материаллары белән, язылышу өчен кирәк булган таләпләр белән таныштылар. Ә инде очрашу азагында яшьләр бинаның тантаналар үткәрелә торган залларын карап уздылар.

Лениногорск ЗАГС бүлеге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: