Реклама
Без яшь чакта солдатка бармаган Егет никтер пучтәк саналды. Кыз-кыркыннар кияү эзләгәндә Хезмэт иткәннәрне сайлады. Мин үзем дә андый - мондый түгел, Моряк егет сайлап алдым бит. Өч ел яшьлек гомерен илгә биргән Ир-егеткә юлдаш булдым бит. Хезмәт итү ил солдаты булу - Зур горурлык хисе уята Ил алдында бурыч...
Без яшь чакта солдатка бармаган
Егет никтер пучтәк саналды.
Кыз-кыркыннар кияү эзләгәндә
Хезмэт иткәннәрне сайлады.
Мин үзем дә андый - мондый түгел,
Моряк егет сайлап алдым бит.
Өч ел яшьлек гомерен илгә биргән
Ир-егеткә юлдаш булдым бит.
Хезмәт итү ил солдаты булу -
Зур горурлык хисе уята
Ил алдында бурыч үтәгәннәр
Күкрәк киереп яши дөньяда.
Бәйрәм белән сезне ир-егетләр,
Һәрчак исән-имин булыгыз,
Тик дөньялар гына тыныч булсын,
Тыныч булсын безнең күгебез.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз