Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Сарабикол мәктәбендә кызыклы очрашу узды

Сарабикол мәктәбендә Россия Гуманитар Фәннәр академиясенең академигы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Лениногорск районының "Чишмә"иҗат берләшмәсенең вәкиле, якташ шагыйрь Таһир Шәмсуаров белән очрашу узды. Очрашуга Таһир абый үзенең авылдашы, оста гармунчы Хаҗиморат абый белән Әхмәтшин килде. Шагыйрьнең балачагы, мәктәп еллары, иҗаты, уңышларын чагылдырган презентациягә күзәтү ясаганнан соң, укучылар белән җанлы әңгәмә...

Сарабикол мәктәбендә Россия Гуманитар Фәннәр академиясенең академигы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Лениногорск районының "Чишмә"иҗат берләшмәсенең вәкиле, якташ шагыйрь Таһир Шәмсуаров белән очрашу узды.

Очрашуга Таһир абый үзенең авылдашы, оста гармунчы Хаҗиморат абый белән Әхмәтшин килде.

Шагыйрьнең балачагы, мәктәп еллары, иҗаты, уңышларын чагылдырган презентациягә күзәтү ясаганнан соң, укучылар белән җанлы әңгәмә башланып китте. Ул төрле буын кешеләре өчен шигырьләр яза. Шигырьләренең балаларга багышланганы да, урта сыйныф укучылары укырлыклары да, яшьләр өчен хисләнеп укый торганнары да, өлкән буын кешеләрен кызыксындырганнары да бар.

Таһир абый үз гомерендә сигез китап бастырган. Балалар өчен язылган тагын бер китабы нәшриятка тапшырылган. Аның берничә шигыре көйгә салынган. Шуларның кайберләрен Хаҗиморат абый башкаруында тыңладык. Әңгәмә барышында шуны аңладык: язучы өчен иң куанычлысы: китапларының киштәләрдә генә калмыйча укучы кулына килеп керүе, аның шигырьләре белән кызыксынулары. Укучыларыбыз башкаруында Таһир абыйның шигырьләрен дә тыңлап үттек. Шагыйрьнең "Яратудан тора җир шары" исемле китабына үзенең теләкләрен язып укучылырыбызга бүләк итүе зур шатлык булды.

Сарабикол мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Светлана Моталлапова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев