Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Шәһәр һәм авыл китапханәләрендә Муса Җәлилинең 110 еллыгын билгеләп үттеләр (фотолар)

Бөек шагыйребезнең 110 еллыгына багышлап Лениногорск китапханәләр системасына кертелгән китапханәләрдә төрле чаралар узды. Аның туган көнен без ел саен 15 февральдә билгеләп узабыз. Быел бер атна дәвамында "Җырым булсын бүләгем", "Син хәтердә безнең, Муса Җәлил!" һәм башка исемле татар һәм рус телендәге китаплапр күргәзмәсе оештырылды. «Аның даны мәңгелек», «Гомерем минем...

Бөек шагыйребезнең 110 еллыгына багышлап Лениногорск китапханәләр системасына кертелгән китапханәләрдә төрле чаралар узды.
Аның туган көнен без ел саен 15 февральдә билгеләп узабыз. Быел бер атна дәвамында "Җырым булсын бүләгем", "Син хәтердә безнең, Муса Җәлил!" һәм башка исемле татар һәм рус телендәге китаплапр күргәзмәсе оештырылды.
«Аның даны мәңгелек», «Гомерем минем моңлы бер җыр иде», «Сез яшәсәгез - мин дә яшәрмен" һәм башка исем белән әдәбият дәресләре, әңгәмәләр уздырылды. Балалар аның шигырьләрен сөйләде. Шулай ук Муса Җәлилнең иҗатына багышланган викторина, кроссвордлар чишү чаралары да узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев