Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Таһир Шәмсуаров: Шатлыгыннан март елый

Шигъри күчтәнәч: "Шатлыгыннан март елый"



Табигать тә хатын-кызны
Хөрмәт итә, олылый.
Яңгыр диеп уйламагыз-
Шатлыгыннан март елый!

Яңа сатып алган тунны
Кимәдек тә диярлек.
Кыш бабай күчтәнәчләре
Ел буена сөйләрлек...

Быел кыш сизелми үтте,
Иртәрәк китте никтер.
Рәхмәт әйтәлмичә калган
Арагызда бик күптер.

Бөреләр бәстән арынып
Кояш ягына карый.
Әни сыман баштан сыйпап
Язгы җил чәчне тарый.

Яланбаш йөрисе килә,
Бүрекне чөйгә элеп.
Сандугачка хәбәр салдык
Талларың көтә диеп.

Шушма буйларына төшеп
Учаклар кабызасы.
Кәгазь көймәле өметне
Иделгә агызасы.

Безнең сыман әниләрне
Табигать тә олылый.
Күз яше аша елмаеп
Шатлыгыннан март елый.

 

Таһир Шәмсуаров

Фото: https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев