Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Түбән Чыршылыдан язалар: Үз эшеннән тәм табып, мәдәнияттә “кайный”

Чын мәгънәсендә эшеннән тәм табып, кеше күңеленә ямь өсти торган хезмәттәшем, Түбән Чыршылы мәдәният йортында мөдир булып эшләүче Раилә Рәшит кызы Әхмәдиева турында язасым килә.

Раилә моннан 55 ел элек  узненең  челтерәп аккан  чишмәләре, матур табигате белән тирә-якка дан тоткан Түбән Чыршылы авылында, Ялаловлар гаиләсендә төпчек бала булып дөньяга килә. Әтисе - Рәшит абый, авылның оста гармунчысы, балта остасы, әнисе - Мөзәянә апа татар хатын-кызларында булган барлык сыйфатларны үзенә җыйган, сабыр, акыллы, бик тыйнак, авылның бик хөрмәтле кешесе иде. Соңгы юлга  Раилә аларны  бик тәрбияләп, бик кадерләп озатты.

Төпчек бала булгангадыр инде, Аллаһы Тәгалә аңа уңганлыкны, ягымлылыкны бик мулдан биргән. Нәрсәгә генә тотынмасын, кулыннан гөлләр түгелә. Ул тегүгә дә, чигүгә дә бик оста, ирләр эшен дә кырт иттереп эшләп куя. Кулында чүкеч, чалгы уйнап тора аның.
Гаилә тормышында да бик бәхетле Раилә. Рубин белән ике малай тәрбияләп үстерәләр. Уллары да үзләренә охшаган, бик тырыш, уңганнар. Инде тормышларын ямьләндереп оныклар да үсеп килә.

Киң күңелле, ачык йөзле Раилә куршеләренә дә бик ярдәмчел. Йомышларын бер дә авырсынмый үти. Ярдәмчесе булмаганнарга кереп, тәмле ризыклары белән дә сыйлап чыга, идән-сәкесен дә юып ала.

Тулырак "Заман сулышы" газетында
 

Талига Сәйфиева

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев