Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Урдалы китапханәсе “Балаларга сугыш турында укыйбыз” акциясенә кушылды (ФОТОлар)

Ул көнне балалар фронтовик шагыйрь Муса Җәлилнен “Кызыл ромашка” китабыннан “Вәхшәт” һәм “Бүләк” исемле шигырьләрен тыңладылар.

Шигырьләрне китапханәче һәм мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе кычкырып укыдылар. Акция обелиск янында үтте. Аннары балалар, китапханәгә кереп, андагы “Язлар безгә җиңү алып килде” дип аталган китап күргәзмәсендәге китаплар белән таныштылар. “Алар илгә җиңү алып кайтты” дип исемләнгән китаптан үзләренең туганнарының исемнәрен эзләп таптылар. Шунысы куанычлы, бүгенге чарада авылда яшәп ятучы бердәнбер сугыш ветераны Хөснетдинов Касыйм абый да катнашты.

Әлфинур Галимова

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев