Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Урдалыда көмеш туй үтте

Үткән атнада Урдалы мәдәният йортында янә бер бәйрәм-гаилә бәйрәме булып узды. Бәйрәмне сәбәпчеләре Әбүзәр абый һәм Сания апа Бәдертдиновлар. Бу кичәне аларның бергә гомер итүләренә 25 ел тулу уңаеннан балалары оештырды. Бу гаилә икесе дә гомерләренең уртасына җиткәндә, сыңар канатларын югалтканнан соң, бер-берсен очратып, кавышкан гаилә. Әбүзәр абыйның яшьлек еллары...

Үткән атнада Урдалы мәдәният йортында янә бер бәйрәм-гаилә бәйрәме булып узды. Бәйрәмне сәбәпчеләре Әбүзәр абый һәм Сания апа Бәдертдиновлар. Бу кичәне аларның бергә гомер итүләренә 25 ел тулу уңаеннан балалары оештырды.
Бу гаилә икесе дә гомерләренең уртасына җиткәндә, сыңар канатларын югалтканнан соң, бер-берсен очратып, кавышкан гаилә. Әбүзәр абыйның яшьлек еллары ерак Себер якларында үтә.Тормыш иптәше белән ике кыз үстерәләр. Кызлар үсеп җитте дигәндә,әниләре үлеп китә. Әбүзәр абый Себердәге фатирын зур кызына калдырып,кеченәсен үзе беләе алып,туган якларына кайтып китә. Лениногорск шәһәрендәге фатирын исә кече кызына бүләк итә һәм үзе туган авылына кайтып урнаша һәм урманчылык эшенә керешә.Бу вакытта исә Сания апаның да 30 елга якын гомер иткән ире, 5 баласының атасы Хаҗип абый мәрхүм була. Инде балалар да таралышып бетеп бара,алда ялгыз гомер итәчәген Сания апа бик куркып көтә.Шул вакыт язмыш аны Әбүзәр абый белән очраштыра.Әбүзәр абый авыл уртасыннан йорт сатып алып,Сания апа белән яңа тормыш башлыйлар ,әле дә шунда чөкердәшеп,картлык көннәренең кадерен белеп, бер-берсен хөрмәтләп, гомер итеп яталар.
Авыл халкы исеменнән, бу гаиләне көмеш туйлары белән авылның ветераннар Советы рәисе Хәйретдинов Әсхат котлады,аларга юбилей медальләре, Диплом тапшырды.
Әлфинур Галимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев