Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Һәй, балам, кулың шифалы

Олыгая барган саен сорамый-нитми бәндәгә авырулар ябыша. Яхшысы юк ла ул авыруларның. Ләкин иң үзәккә үткәне теш сызлавыдыр, мөгаен. Туйган инде бу карт-корыдан, дип уйлап куялардыр табибларыбыз. Йокларга мөмкинлек бирмәүче дә, ашауны да бөтенләй чикләүче авырудан, авыртудан зарлана-зарлана, "Стоматология" поликлиникасында эшләүче Виктория Викторовна Мәүлетова каршына еш йөрим үзем соңгы елларда....

Олыгая барган саен сорамый-нитми бәндәгә авырулар ябыша. Яхшысы юк ла ул авыруларның. Ләкин иң үзәккә үткәне теш сызлавыдыр, мөгаен.


Туйган инде бу карт-корыдан, дип уйлап куялардыр табибларыбыз. Йокларга мөмкинлек бирмәүче дә, ашауны да бөтенләй чикләүче авырудан, авыртудан зарлана-зарлана, "Стоматология" поликлиникасында эшләүче Виктория Викторовна Мәүлетова каршына еш йөрим үзем соңгы елларда. Барын да тыңларга сабырлыкны кайлардан ала икән, дип уйлап, дәваланырга килүче бер минем фикерем генә түгеллеген ассызыклыйсым килә бу рәхмәт сүземдә. Табибка чират көтүчеләрнең исем-фамилияләрен сораганым юк. Ул үз гомерендә күпме авыруны дәвалагандыр, барысы да минем белән фикердәшләр, дип шикләнми язам җөмләләремне. Кабинетта алар берничә табиб. Коллективның бер-берсенә мөнәсәбәтенә карап та, дәваланучы авыртулардан сытылган чыраен шатлыклы йөзгә алыштыра. Киңәшеп тә алалар, күз карашлары белән бер-берсенә мөрәҗәгать итеп авыру янына килеп каравын да үтенәләр. Телисеңме-теләмисеңме, сөйләшү-киңәшүләренә колак саласың да шулай бер-берсен хөрмәт итеп эшли белүчеләр өчен куанасың да, көнләшеп тә куясың. Бөтенләй тешсез калып барган олыларга өметен өзмәстәй сүзләр таба белә табибыбыз. Калган тешләреңне сакларга киңәш ишеткәндә елмаясың да, уйланасың да. Элегрәк тә әйтелгән киңәшләргә ник кенә игътибарлы булмадым соң, дип әрнеп куясың. "Иртән ашаганнан соң гына чистартырга гадәтләнегезче тешләрегезне!" Әйе, хәзер дә, олы булсагыз да, ни өчен алай чистарту мәҗбүри икәнлеген аңлата табиб. "Кич ятканда иренми генә уртларга массаж ясауны да гадәткә кертегез. Бигрәк тә сарымсак белән массаж ясауны". Тешләрнең яртысын протез алыштырса ни, исәннәрен сакларга ярдәм итәр, дип аңлатырга да иренми ул. Киңәшләрне оныкларыгызга җиткерергә иренмәсәгез үтә дә яхшы булыр иде, ди Виктория Викторовна.
Яшь табибларны да четерекле стоматолог һөнәренең серенә төшендерергә авырсынмый. Дус-бердәм коллективта меңнәрнең изге теләкләрен ишетеп шатланып хезмәт итү насыйп булсын Сезгә, Виктория Викторовна!
Шифалы куллар олыга да, кечегә дә бик кадерле. Уңышлар һәм исәнлек сезгә! Сезгә дә, хезмәттәшләрегезгә дә.
Теләкләрем чын күңелдән. Ашау да булмагач, йокыдан да калгач, яшәү түгел бит инде ул. Мәрхүм Фәнис Яруллинның шигырен искә төшереп килгән идем шул теш табибы - стоматологка.
Киләчәккә өмет югалтканнар игълан бирсә,
Ул чакта.
Табып китерүче булыр микән?
Китерүче булса, ни хакка? - дип язган иде.
Өметсезлекне ышанычка алыштыра белүегез, сызлануларны шатлыкка алыштыра белгәнегез өчен, рәхмәт сезгә. Кулларыгыздан шифа, күңелегез-йөрәгегездән мәрхәмәт югалмасын, Виктория Викторовна. Бала-оныкларыгызга да Мәүлетовлар изгелеген саклап яши, эшли белергә Аллаһ насыйп итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: врач