Заман сулышы

Үзебез теләп кермибез утка-суга

"Мин бит үзем теләп кермәдем. Суларга, ут-ялкынга. Һәм беркөнне ялгыз калдым, Бураннарда, салкында" дип язган Радик Хәкимҗан. Бу шигырь юллары бик күпләрнең тормыш юлын чагылдыра кебек. Ә шулай да күбрәк 1974 елда Алмалык шәһәрендә (Үзбәкстан) яшәгәндә танышып-дуслашып алган Сания исемле чибәр бер ханымның әбисе язмышына да кагыла сыман. Ул да...

"Мин бит үзем теләп кермәдем.

Суларга, ут-ялкынга.
Һәм беркөнне ялгыз калдым,
Бураннарда, салкында"
дип язган Радик Хәкимҗан. Бу шигырь юллары бик күпләрнең тормыш юлын чагылдыра кебек. Ә шулай да күбрәк 1974 елда Алмалык шәһәрендә (Үзбәкстан) яшәгәндә танышып-дуслашып алган Сания исемле чибәр бер ханымның әбисе язмышына да кагыла сыман.

Ул да минем кебек балалар бакчасында тәрбияче булып эшләде. Башта аны яһүд милләтеннәндер дип уйладым, баксаң, Әстерхан шәһәреннән Алмалыкка юллама белән эшкә килгән татар кызы булып чыкты. Башкалар "Сана Михайловна" дип эндәшкәч, йөзе дә шул милләт кешеләренә хас булгач, һич үзебезнең татар кызы дип уйламыйсың шул. Минем Татарстаннан икәнлегемне белгәч, шатланды ул, чөнки әнисе ягыннан әби-бабайлары сугыш алдыннан Әстерхан якларына күчеп киткәннәр.
- "Кулаклар» дип бөтен байлыкларын тартып алгач, ачтан үлмәскә, әрнеп елый-елый, туган якларыннан аерылырга мәҗбүр булганнар", - диде Сания. Ә әтисе ягыннан әбисе "халык дошманы" хатыны булганы өчен озак кына төрмәдә дә утырып кайткан. Аннан кайткач, "акылына зәгыйфьлек килгән" дип, авылда сәерсенеп караганнар. Ә сәерлеге нәрсәдә чагылган соң? Табигатькә карашы башкаларга ошамаганы өчен. Үзем дә шундый сәерләр рәтендә бугай, шуңа да әбисе турында күбрәк сораштым.
"Аллаһы Тәгалә бөтен җан иясен уйлап-фикерләп Җир йөзенә тудырган. Черки-чебене дә, тычкан-күсесе дә кирәк бит, чөнки табигатьнең гүзәллеген тотып торган бер боҗрасын нәкъ алар хасил итә. Ә адәм ул боҗраны ныгыту өчен нәрсә эшли? Ник шулай аяусыз, комсыз кылана? Менә мин Колымада күпме меңъяшәр чыршы-кедрларны кистем, дөресрәге, кистерделәр. Күпме җәнлекне аттыралар, урманнарны яндыралар. Кеше үз-үзен юк итү өчен барысын эшли, яхшылык белән бетмәячәк бу хәлләр", дия торган булган әбисе. Бу сүзләр дөрес бит. Тирән фикер йөртүче кеше булып чыкты әлеге апа. Ире мәгариф өлкәсендә эшләгән, ә "халык дошманы"ның иң якын дусты, ул кулга алынгач, аның эш урынына үзе "кунаклаган". Әбисе гаделлек өчен көрәшкән, балаларга белемне дә шул яклап бирергә тырышкан.
Оныгы Сания яше утызга якынлашуына карамастан, ялгыз иде. Төскә-биткә чибәр, аш-суга оста, ләкин шул усал теллеләр булмаса...
- Рәис исемле татар егете белән туганнарым таныштырды. Ул институт тәмамлап, инженер-төзүче булып эшли. Туй көнен дә билгеләдек. Ә беркөнне күз-башы акайган, зәһәр тавышы белән: "Әллә кемнән булган балаңны миңа такмакчы буласың икән бит! Минем белән әүлия булып кыланган идең, гарьләнеп үләрсең, билләһи", - дип җикеренде Рәис. Юк, бу минуттан ул минеке түгел иде инде. "Нахак бит, нахак икәнен үзең үк беләсең", дим. Хәзер үзем дә гаҗәпләнәм, Ходаем нинди көчләр бирде икән шул минутларда, ул коточкыч сүзләрдән аңны да югалтып була бит! Башка бер сүз дә әйтә алмадым. Әлбәттә, соңыннан барысы да ачыкланды; Тамара исемле дус кызым бу уйдырманы Рәискә сөйләгән. Алар өйләнештеләр, мин чирләдем. Тән ярасы төзәлә, җан ярасы төзәлми, диләр, дөрес икән. Бер ялымда әби-бабайга кайткан идем, Рәис тәмам кешелектән чыгып, эчеп-тузып йөри. Җитәкчедән гади эшчегә калган. Мин дә үземне бәхетле итеп сизмим, - дип моң-зарларын түккән иде Сания.
Аннан соң безнең юллар аерылды. Мин туган ягыма кайттым. Ә Сания ничек яши икән? Бәлки ул да туган якларындадыр? Язмыш җилләре йөртә кешене... Үзебез теләп кермибез шул утларга-суларга...
Теги: Язмыш
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: