Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Зеленая Роща китапханәсендә җирле язучыларны онытмыйлар, очрашулар узып тора (ФОТОЛАР)

Безнең китапханәдә якташ язучылар белән иҗат кичәләре, очрашулар уздыру матур традициягә керде. Күптән түгел Зеленая Роща китапханәсендә, Балалар китабы атналыгы кысаларында, өлкән класс укучылары җирле шагыйрә Илсөяр Сәлахова белән очрашты.


Илсөяр Илгизәровна үзенең иҗат юлы белән таныштырды. Ул башлангыч классларда укыганда ук яза башлаган.
Ул  туган якка, әниләргә, Ватанга багышланган шигырьләрен укыды. Безнең авылга багышланган “Яшел Алан” шигыре дә бик матур яңгырашлы. “Күңел серләре” дигән яңа җыентыктагы шигырьләре белән дә укчыларны таныштырды.

Китапханәдә «Туган ягым-бәллүр бишегем» дигән китап күргәзмәсе оештырылган иде. Китапханәчеләр Илсөяр ханымның иҗаты турында тулырак мәгълүмат бирде.

Татар теле укытучысы Гөлфия Мифтахова да очрашуда катнашып, яраткан шигырьләрен укыды.

Бүләкләр бирешү белән тәмамланган кичә бездә зур тәэсирләр, хис-тойгылар калдырды.


Текст һәм фотолар: Әлфия Хафизова

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X