Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Зәй-Каратай китапханәсендә укучылар "Без синең оныкларың, Җиңү" чарасында катнашты

Зәй-Каратай авыл китапханәсендә бик күп чаралар алып барыла.

 

Без 4 сыйныф укучылары белән "Без синең оныкларың, Җиңү!» “Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз” акцияләрендә актив катнаштык. Күптән түгел  “200 минут уку: Сталинградка багышлана” акциягә дә кушылдык.

Чара башында укучылар 2 февральдә илебез Бөек Ватан сугышында аеруча мөһим вакыйга – Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көнен билгеләп үтүен белделәр. Укучылар 200 көн һәм төн дәвам иткән коточкыч  сугышның илебезгә зур афәт китергәнлеген әйттеләр. Шулай ук Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында (1941-1945)  китабы белән таныштылар, анда Сталинград өчен көрәш материаллары һәм Т атарстан халкының Бөек Җиңүгә керткән өлешле бәян ителә.

Акция барышында 4 нче сыйныф укучылары С.Алексеевның хикәяләрен укыдылар. Хикәяләрдән укучылар Бөек Ватан  сугышы, бигрәк тә Сталинград  тарихын өйрәнделәр.

Актив катнашкан укучыларны да билгеләп үтәсе килә: Регина Бултырбаева, Тимур Насыйбуллин, Гөлназ Динекаева, Илнар гарипов, Салават Гимадиев, Дамир Ашрапов, Илназ Маннанов.


Быелгы зур юбилейлар елында безнең китапханәдә тагын күбрәк чаралар узар әле.


Гүзәлия Фәхретдинова

Тулырак "Заман сулышы" газетында укыгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев