Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

ҖОМГА КОЙМАГЫ. Хәдисләр

Пәйгамбәребез: "Кешенең гамәлләрен күреп хөкем итәргә ашыкмагыз, бәлки аның ахырын көтегез вә ничек тәмам булуын күзәтегез!" - дигән.

"Адәм баласы бер хәлдә генә тора алмый, үз гомерендә күп төрле фикерләргә керә, төрле-төрле мәсләкләрдән(юл) үтеп йөри. Бигрәк тә, яшь вакытындагы хәлләренә карап, кешенең картайганнан соңгы мәсләге хакында хөкем итеп булмый. Бу бик мәгълүм вә күп тәҗрибә ителә торган маҗарадыр. Икенче бер хәдистә: "Дөреслектә, гамәлләрнең ахырларына карала, - диелә. Бер кешенең бүген яхшы вә файдалы бер юлда булуына карап, аңа хөкем кылырга ярамый. Гомеренең ахырына кадәр шул рәвештә бара алырмы, яки бөтенләй бер бозык юлга кереп китәрме? Чөнки ахыргы нәтиҗә Аллаһы Тәгаләдән башкаларга мәгълүм булмас. Бу хәдистә булган "ахырын көтегез вә ничек тәмам булуын күзәтегез!" мәгънәсендәге сүздән кешенең ахыры алдан билгеле булуы аңлашылмый". Риза Фәхретдин. "Җәвамигуль Кәлим шәрехе". 206нчы хәдис. 1916.

Йә, Раббым, безне кешеләргә ашыгыч рәфештә хөкем чыгарудан сакла

чыганак:https://vk.com/irekmaydani

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев