Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Согуд Гарәбстаны ковидтан прививка ясатучыларга уразада хаҗ кылырга рөхсәт итәчәк

Кече хаҗ (гомрә) кылырга, Мәккәдәге изге урыннарга сәфәр кылырга ниятләгән мөселманнар махсус кушымталарда теркәлергә тиеш.

Согуд Гарәбстаны Хаҗ эшләре министрлыгында белдерүләренчә, ил Хөкүмәте коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан хаҗиларга Рамазан аенда изге урыннарга сәфәр кылырга рөхсәт итәчәк.

Рөхсәт алырга теләүчеләр вакцинаның ике дозасын да кабул итәргә тиеш, документның үзен исә махсус кушымтада «вакцинация узган» статусы нигезендә бирәчәкләр. Бу коронавирустан терелгәннән соң прививка ясаткан кешеләргә дә кагыла. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы «Әл-Арабийя» телеканалына сылтама белән хәбәр итә.

Кече хаҗ (гомрә) кылырга, Мәккәдәге изге урыннарга сәфәр кылырга ниятләгән мөселманнар махсус кушымталарда теркәлергә тиеш.

Министрлыкта билгеләп үтүләренчә, Рамазан ае дәвамында Мәккәдәге Әл-Хәрам мәчетендә хаҗиларны кабул итү мөмкинлеген арттырачаклар. Шул ук вакытта, коронавирус инфекциясе таралуына юл куймас өчен тиешле чаралар күреләчәк.

Быел Рамазан ае 13 апрельдә башлана. 

 

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев