Төмән өлкәсе Россиядә исламның өченче макротөбәге дип табылган
Төмән өлкәсендә, Ямал-Ненец һәм Ханты-Манси автономияле округларында мөселманнарның рәсми рәвештә теркәлгән 94 оешмасы бар.
Төмән өлкәсе Россия Федерациясендә ислам диненең өченче макротөбәге дип табылган. Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр иткәнчә, нефть чыга торган төбәкләр — Ямал-Ненец, Ханты-Манси автономияле округлары һәм Төмән өлкәсе — соңгы ун елда илнең тагын бер мөселман төбәгенә әверелгән.
Югары икътисад мәктәбенең (ВШЭ) Социаль сәясәт институты тикшеренүчеләре, миграция агымнарын өйрәнеп, шундый нәтиҗәгә килгән.
«Шлай итеп „Төмән матрешкасының“ кайбер зур шәһәрләрдә мөселманнарның өлеше 10-15 процентка җитә. Россиянең „газ башкаласы“ — Яңа Уренгойда исә элек көньякта, нигездә, Ставрополь һәм Дагыстанда яшәгән нугайларның илдә иң зурлардан саналган җәмгыяте эшләп килә», диелә бу хәбәрдә.
Тикшеренүчеләр китергән мәгълүматлар буенча, Төмән өлкәсендә, Ямал-Ненец һәм Ханты-Манси автономияле округларында мөселманнарның рәсми рәвештә теркәлгән 94 оешмасы бар. Аларның саны хәтта Чечнядагыдан да күбрәк. Төньякта яшәүче төп халык — ненецларның да ислам динен кабул иткәнлеге билгеле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев