Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Акчаң булса җырларга була, акча менгезә инде...

Татарстанның халык һәм атказанган артисты Гүзәл Уразова Инстаграм тасмасында олы кызы Элларига тамашачылар тарафыннан язылган усал сүзләргә каршы үз фикерен җиткерә.

 

«Бүген миңа якыннарым бер инстаграм ресурсында Эллари турында куелган пост астында язылган комментарийларга ссылка җибәрделәр. Укып чыктым. Шундыйрак коментлар: «Бу бала компьютер аша гына җырлый, акчаң булса җырларга була, бүрәнә кебек, бии белми, акча менгезә инде».

Мин артист, җырчы буларак түгел, Әни буларак шуны әйтәсем килә. Эллари җырчы булам дими, мәктәптә яхшы билгеләргә укый. Без сорагач беренче тапкыр зур сәхнәдә чыгыш ясады. Әлбәттә музыкаль белеме юк, җырлаганы юк, бәлки каушагандыр да. Аннары ул биюче дә түгел. Бары тик 14 яше тулган бала.

Үзе тормышта бик тыйнак, оялчан бала.

Аудитория белән эш иткән кайбер кешеләр дә зур булмаган сәхнәгә чыгып югалып калалар. Беренче тапкыр 7000 артык кеше алдына чыккан бала өчен ярыйсы чыгыш ясады дип уйлыйм. Менә яклыйм әле, Әни буларак.

Ә борчылган, кәнагәть булмаган кешеләрне тынычландырасым килә.

Эллариның тавышы юк, компьютер тавышы белән җырлый, акча җырлата аны, үзе бүрәнә кебек, бии белми! Булдымы?

Ләкин бала сезнең комментарийларны күреп борчылмасын иде дип телим, ни өчен дигәндә без аның сәхнәгә чыгуын сорадык. Элларига уңай теләкләр җиткергән һәрбер кешегә рәхмәт», ‒ дип яза халык артисты.

 

http://www.sahne.ru/news/xeberler/akcha-bulsa-yrlarga-bula-akcha-mengez-inde

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев