Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Алсуның йөкле булганын Азат ничек белгән?

Күптән түгел Азат һәм Алсу Фазлыевлар өченче бәби көткәннәрен хәбәр иттеләр.

Алсу Азатка бу хакта үзе ничек әйткән икән? Моның турында алар инстаграм битләрендә язганнар.

«Мин бу күңелле яңалыкны Азатка әйтмичә, сюрприз әзерләргә булдым. Болай да уйлыйм, тегеләй дә уйлыйм. Шаккатырасы килә бит! Табибка баргач, дарулар язып биргәннәр иде.

Бер көнне Азатның эштән чыкканын көтеп торып: «Кайтышлый аптекага кереп, шушы даруларны ал әле», дип йомыш йөкләдем. Азат аптекада дарулар алганда акылын югалта язган! Кичерешләрен Азат үзе сөйләсен», – дигән җырчы.

Азат исә үзе болай дип язган:

«Аптекага кергәч, сатучыга нинди дару кирәклеген әйттем. Ул миннән: «На какой неделе беременности?» – дип сорый. «В смысле?» – мин әйтәм. Шок хәлендә калдым! Кайткач, балалар янында сорамыйм дип, Алсуны тизрәк аш-су бүлмәсенә алып кердем. «Бу даруны бит авырлылар гына эчә!”дип әйттем. «Мин бит авырлы!» – дип шатландырды Алсу.

Чыганак:  http://www.sahne.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев