Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Анастасия Заворотнюк танымаслык булып үзгәргән диләр

Анастасия Заворотнюкның яман шеш белән авырый башлаганнан бирле матбугатта һәм социаль челтәрләрдә бер генә фотосы да чыкмады, чөнки туганнары һәм якыннары авыру Настяның фотоларын бастыруга катгый каршы.

Тик менә актрисаның танымаслык булып үзгәрүе хакында аны күрүчеләр зур кызгану хисе белән сөйли.

"Настя бик нык үзгәрде. Химиотерапия аның куе чәчләрен аямады, бит тиресе сулды, хәтта күз карашлары да сүнгәндәй булды, - ди алар. - Актриса көч-хәл белән сөйләшә. Шул ук вакытта аның акылы зыян күрмәгән. Үзенең кыяфәтеннән ул бик ояла, шуңа да халык арасына чыгарга теләми. Баш мие яман шешеннән вафат булган җырчы Жанна Фрискеның соңгы фотоларын күргән булсагыз, кызганычка каршы, Настя да хәзер аңа охшап тора".
 
Ничек кенә авыр булмасын, Анастасия савыгуга өметен өзми, көн саен телефон аша булса да дин әһеле белән сөйләшә, шул рәвешле рухын ныгыта икән.
 
Дөньяда могҗизалар булмый тормый, актрисаның савыгып аякка басуын телибез.


Чыганак
Фото: passion.ru

https://tuylar.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев