Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Данир Сабиров та һаман атказанган түгел бит әле. Ул үзе бу турыда ни уйлый?

Ул атказанган исемнәрнең ничек бирелүен үзегез беләсез.

 

- Исем артыннан йөрмим. Булса, булыр, булмаса, булмас инде. Бездә бит танышлар кирәк, - дигән ул. - Әйе, танышларым бар, әмма мин: "Миңа исем кирәк", — дип йөрмим. Үз вакыты, үз җае булыр әле. Халык: "Сезгә күптән исем бирелергә тиеш", — дип язалар. Сәхнәдә бер унбиш ел эшләп, шул исемне алсам, барыбер: "Аңа ул исемне нәрсәгә бирделәр инде?" — дип сораучылар булачак.
- Менә сез мине иң популяр ун җырчы арасына керткән идегез. Шушы җырчылар арасында иң гади машина минеке. Мин "Хендай Гранд Старекс"та йөрим. Хатыным Миләүшәдә - "Инфинити" машинасы. Икесе дә тотылган килеш сатып алынган. "Инфинити"ны 2 миллионга сатып алдык. Ә калган артистлар йөргән "Лексус"лар 6 миллион тора. Шуңа күрә әллә нинди текә машиналарда йөрим дип мактана алмыйм.

- Син кыйммәтле машина сатып алаласың бит. Нишләп алмыйсың?

- Әйе, сатып алырга мөмкинлегем бар. Әлегә артык кыйммәтле машина сатып алуны кирәк дип тапмыйм.

- Сез Миләүшә белән өйләнешкәндә акчаң бар идеме?

- Өйләнгәндә минем бернәрсәм дә юк иде. Җиде ел Миләүшәнең әнисенең фатирында яшәдек. Безнең арада "синеке-минеке" дигән әйбер беркайчан да булмады. Дөресен әйтим, "теща"мның өенә керү минем өчен оят иде, - дигән ул "Интертат" хәбәрчесенә.

https://kiziltan.rbsmi.ru

http://almet-rt.ru/news/mgyyat/danir-sabirov-ta-aman-atkazangan-tgel-bit-le-ul-ze-bu-turyda-ni-uylyy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев