Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Данир Сабировка туры эфирда операция ясадылар

Инстаграмдагы дуслары өчен төшергән видеосында ул махсус киемдә килеп чыга.

 

«Мине шулай итеп киендерделәр. Миңа түгел, ә мин кемгәдер операция ясыйм кебек», — дип шаяртты ул, һич дулкынланмыйча.

«Күзләрем, балачакта күзлек кимәү сәбәпле, тагын да начар күрә башлады, чөнки балачакта күзлектән ояла идем. Мине „Очкарик“, „Шурик“ дип үртиләр иде. Шуңа күзлек кимәдем. Хәзер дә кияргә яратмыйм. Күзлекне машина йөрткәндә, укыганда гына киям, анда да һәрвакыт түгел. Биш ел элек күзләремне тикшерткәч, табиблар, хәзер инде күз күремен кайтарып булмый, дип әйтте. Ул вакыттан бирле технологияләр алга киткәндер инде… Бүген табиблар, операциядән соң 90 процент күрәчәксең, диделәр. Әле сул күзем - 30, уңы 50 процент кына күрә», — дип сөйләде ул операция алдыннан.

Мәзәкченең көлке хәлләрне башкалардан күбрәк күрүче ике күзенә операция 22 минут дәвам итте. Ул, операциядән чыккач: «Әлегә томанлы күрәм. Операция вакытында төчкерәсем килде, әмма төчкерсәм, күзсез калырмын дип курыктым», - диде.

Иң мөһиме - күңел күзләреңә операция кирәкмәсен инде, Данир, дип яза Кызыл таң.

http://baltaci.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев