Заман сулышы

Каһировлар гаиләсе өченче бала алып кайтамы?

Татар эстрадасының алтын тавышлы җырчысы Филүс Каһиров тормыш иптәше Эльмира белән ике малай тәрбияли.

Олы уллары Айдар әтисе белән балыкта булганда кечкенә Рөстәм дә әнисе белән өйдә вакытны бушка уздырмый. Шулчакта инде 3 яшен тутырган төпчек улының да кечкенә булмавына инана әни кеше.

«Тукта, ашыкма, вакыт...» – ди Эльмира Каһирова. «Аю баласыдай йомшак, кочаклашырга яратучан улым да үсте инде. Хәзер өйдә кечкенә бәби булмый. 5-6 яшьлек балалары булган әниләр мине аңлар. Аларны да шулай ук яратасың, әмма сабыйларга карата булган хисләр икенче», – дип уйлана ул.

Реклама

Ике бала алып кайтканнан соң башка балалар тудыру йортына ике аягымның берсен дә атламыйм дигән Эльмираның тагын бер бәби алып кайтырга теләге дә уянып килә ахры...


http://sahne.ru/news/xeberler/kairovlar-gailse-chenche-bala-alyp-kaytamy

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: