Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Ләйлә Дәүләтованың өй салырга җыйган акчасын мошенниклар урлый язган

Бу турыда ул Инстаграм сәхифәсендә язган.

 

 Шагыйрә, журналист Ләйлә Дәүләтова үзенә мошенниклар шалтыратуы һәм ничек сөйләшүләре турында язган. Телефонны вакытында куеп, ул өй салырга җыйган акчасын саклап калган.


Ярты ел элек аңа «Саклык» банкыннан шалтыратып, аның исеменә кредит алырга җыенулары турында хәбәр итәләр һәм картасындагы акчаны саклау өчен телефонын куймый торырга кушалар. Дәлилләп, хәтта 900 номерыннан смс та җибәрәләр.

« Шуның ише сөйләшү башланды. Бу сөйләшүдән 10 минут эчендә юләрләнә яздым. Телефонны куярга да куркыныч — акча чынлап башка кешегә күчсә… Боларга ышанып та бөтен мәгълүматны әйтеп булмый — бәлки үзләре караклардыр. Өй салырга дигән бөтен акча әкренләп шунда җыела иде. Нишләргә белмәгәндә Аллаһы Тәгаләдән сорыйм да, акылга түгел, интуициягә таянып эшли торган гадәтем бар. Бу юлы да шулай иттем. Телефонны куя күрмәгез дип кисәтүләренә карамастан, телефонны куйдым. Уф! Аллага шөкер. Ярый куйганмын. Тиз генә картада акча бармы-юкмы икәнен тикшердем. Аллага шөкер, Аллаһы Тәгалә саклады. Аларга ышанган булсам, чыннан да бөтен акча юкка чыгачак иде. Шуңа күрә сак булыгыз, дусларым. Аңлыйм, монда «Саклык» банкының бер гаебе дә юк. Нишлисең бит, кем күбрәк алдый ала — шулай акча эшли торган заманада яшибез. Сезгә дә шулай шалтыратканнары бармы?» — дип язган шагыйрә.

Ләйлә Дәүләтованың язылучылары арасында да мошенниклар тозагына эләгә язучылар һәм эләгүчеләр дә бар икән. Алар үз тарихларын язган, арада берничә тапкыр алданганнары да бар икән.

 

 http://almet-rt.ru/news/mgyiyat/45108

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X