Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

“Туегыз буламы? Ә кайчан бәби алып кайтасыз?”

Яшь һәм талантлы җырчы Гөлназ Асаева белән Вилдан Шәмсетдинов никах укыттылар дип язган идек инде.

Яшь гаилә социаль челтәрләрдә актив тормыш алып бара: яңа фотолары, видеолары пәйда булып тора, туры эфирга да еш чыгалар. Фанатлары туй буламы, кайчан үткәрәсез дип сораганнар. Бәби алып кайтырга уйлыйсызмы дип тә кызыксынучылар күбәйгән. Гөлназ туры эфирда барлык сорауларга җавап биргән.


“Туй була! Яз айларында үткәрербез дип уйлыйбыз. Ләкин майда түгел. Бәлки апрельне сайларбыз, ә бәлки җәйгә калыр. Кайда булачагын әлегә әйтә алмыйм. Уфада, йә Казанда, йә булмаса чит илдә - әлегә ул хәл ителмәгән. Баламы? Балага узсам, моның турында иң беренче беләчәксез. Әлегә авырлы түгелмен. Халык шулай инде ул: башта кайчан табасың дип сорыйлар, ә аннан кайчан икенчесе туа, диләр, өченчесе, дүртенчесе...”, - дигән Гөлназ.

 

https://omet-rb.rbsmi.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X