Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Тамашачы Алмаз Мирзаяновка: Бүтән концертыгызга йөрмим

Җырчы Алмаз Мирзаяновка тамашачы "Бүтән концертыгызга йөрмим" дигән. Бу хакта Алмаз Мирзаянов инстаграм сәхифәсендә яза:

"Алдан ук әйтеп куям, максатым беркемне дә фаш итү түгел! Аңлашылмаучанлыкны яратмаганга гына язуым! Сармандагы концертыбыз вакытында аерылу темасын сөйләгән вакытта записка бирде бер тамашачыбыз.

Котлау икәнен күрдем дә, аерылу темасы вакытында укымаска булдым, соңрак котлармын дип кесәгә тыгып куйдым. Һәм оныттым!  Концерт бетү белән, тамашачылар залдан чыккан мизгелдә бу апа Зөлфирәне чакырып алып үпкәсен белдергән. Кайткач та миңа вконтактеда менә шундый хат язды. Онытылган инде, нишләтим!

Шуңа күрә, сездән сорыйсы килә, сез концерт вакытында котлауларга ничек карыйсыз? Моңа кадәр һәрбер котлауны укып килдем, хәтта алдан директка юлланган котлауларны да ничек тә онытмаска тырышып бәйрәме булучыны тәбрикләргә тырыша идем. Бу хәлдән соң аптыраган инде!

Фандалия ханым, бөтен кеше каршында гафу үтенәм онытканым өчен! Барчабызга да бераз итагатьлерәк булсак иде дип телим!"

 

Фото: скриншот инстаграм һәм https://vk.com/almazik_vk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев