Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

"Яшим әле көнчеләргә юри менә үч итеп!" - Җәвит Шакиров соңгы вакыттагы хәлләрдән соң үч итеп шигырь язган

Сизгәнсездер, соңгы вакытта ТНВда үзгәреш җилләре исеп алды.

"Башваткыч" тапшыруына да шушы көннәрдә генә яңа алып баручыны билгеләделәр. Бу уңайдан тамашачылардан төрле сүзләр ишетергә туры килде. Моңа кадәр алып барган Җәвит Шакиров белән Зөлфәт Зиннуровны "җиргә салып таптаучылар" да, аларны яклап-мактап язучылар да хәйран булды. Ә менә Җәвит Шакиров моңа бер дә аптырап тормаган.

Соңгы вакыттагы хәлләрдән соң, халыкның фикерен исәпкә алып, көн кадагына суга торган үзенчәлекле шигырь иҗат иткән ул:

Кулыңнан бер эш китсә,

Китә икән кадер дә.

Элек тә шулай булган

Шулай икән хәзер дә.

 

Эшләгәндә мактыйлар Җәвит берәу, ул әйбәт.

Ярамаган суз әйтсәң

Чәчәләр юк- бар гайбәт.

Эй, кыланчык та инде,

Сөйләвенең путе юк.

Чырае да чырай тугел

Карарлык бер бите юк.

ТНВ дан ул Җәвитне

Алып атарга кирәк.

Картлар туйдырды, яшьләргә Басым ясарга кирәк!

Шушы сузләрне ишеткәч

Көлеп уләсе килә.

Нишләрләр икән улсәм

Шуны беләсе килә?

Мине дә әйтерләр микән

Булды диеп буш куык.

Утырды,, Кәмит Җәвиттә"

Җилсез көнне - җил куып.

,, Башваткыч" та баш катырды

Эшләмәсә дә башы,

Экраннан ямьсез куренә

Чабата кебек кашы...

Бөтен җирдә афишасы

Кая барсаң концерты.

Туйдырган иде тәмам,

Дөмекте- наконец то!

Шушыларны уйлыйм да,

Ник мәйтәм дөмегергә?

Кая дәшсәләр дә чабам

Тырышам өлгерергә.

Ул турыда уйлаган юк,

Эштә куп булмас китеп!

Яшим әле көнчелләргә

Юри менә, үч итеп !!!...

 

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=30699

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев