Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Җырчы Илсөя БӘДРЕТДИНОВА: «Кызык «ярамыйлар» бармы соң сездә?»

Әби белән үскән кеше башка була инде. Аңарда «ярамый»лар гел бүтәннәргә караганда күбрәк.

 

Ә нигә ярамый? Күп вакыт аның сәбәбе дә аңлашылмый. Беренче карашка аңлашылмый...  

Җырчы Илсөя БӘДРЕТДИНОВА үзенең инстаграмдагы битендә әбисе күңеленә сеңдергән шул «ярамый»лар турында язды:

«Искә төшереп утырам... Безгә әби әйткән бөтен сүз закон иде! Ярамый, димәк, ярамый! Кирәк, димәк, кирәк!

Мәсәлән:  
Өстәлдәге калган ризыкларны каплап куярга! Нигә? Чөнки фәрештәләр канаты белән каплап утырып арып бетәләр икән. Бу – әби версиясе... Ә чынлыкта ул безне бары тик чисталыкка өйрәткән!

Аякны селкеп утырырга ярамый! Имеш шайтан баласын тирбәтәсең! Ә чынлыкта?..  

Юган керләрне уң ягы белән элеп киптерергә ярамый! Чөнки?
Калак белән чәй эчәргә ярамый... ату ирең алкаш була!
Өйдә сызгырырга ярамый... Нигә?

Мунчада рәхмәт әйтергә ярамый!

Савыт-саба шалтыратырга ярамый! Нигә?

Өстәлне кәгазь белән сөртергә ярамый!

Ууууфффф... Кызып киттем ахры...

Сезне дә шулай тәрбияләделәрме? Шундый кызык «ярамыйлар» бармы соң сездә?»

 

Илсөяр саный башлаган «ярамый»лар башкаларда да бик күп икән!  

Менә ниләр язалар:

«Артык сөенергә, артык еларга ярамый. Күргән төшеңне кешегә сөйләргә ярамый. Өйдән сул аяк белән чыгарга ярамый»

 

«Мунчада җырларга ярамый, шайтанны чакырасың...»

 «Өстәл почмагына утырырга ярамый, кияүгә чыкмый каласың...

«Тупсага утырырга ярамый, үсми каласың...»

«Зиратка төртеп күрсәтергә ярамый...»

 

«Ватык көзгегә карарга ярамый...»

«Ияккә таянып утырырга ярамый...»

«Кич белән акчаны кулга бирергә ярамый...»

 

Санамаганнар калдымы әле, сез нидер өсти аласызмы?  

 http://syuyumbike.ru/news/yoldyzly-yaalyklar/ilsya-bdretdinovaga-nilr-eshlrg-yaramyy

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев