Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАҖИГА

Ахырзаман җитүләре шулдыр...

Уфа шәһәрендә чәчләр үрә торырлык ямьсез вакыйга булган.

Шәһәрнең 160нчы лицеенда укып йөрүче өч үсмер - 7нче сыйныфтан ике егет һәм 8нче сыйныфтан бер кыз күпкатлы йорт түбәсенә менеп, эчеп утырганнар. Ул гына да түгел, үсмерләрнең берсе кызый белән җенси мөнәсәбәткә кергән.

Өченче үсмер боларның бу кылыгын телефонына төшереп торган. Тегеләрне исә мин сезне төшермим, фильм карыйм телефонымнан, дип ышандырган.

Икенче көнне әлеге видеоязма социаль челтәрләрдә пәйда булган. Аның белән полиция хезмәткәрләре кызыксынган. Шул рәвешле бу ямьсез вакыйга кызның әти-әнисенә дә барып җиткән.

Хәзер алар кызларын көчләгәннәр дип, полициягә гариза язарга ниятли икән. Ә видеоязмада кызның бу эшкә үз ризалыгы белән баруы күренеп тора. Ахырзаман җитүләре шулдыр инде...

 
 
https://kiziltan.ru

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X