Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАҖИГА

Индонезиядә көчле җир тетрәү булган

Индонезиянең Көнбатыш Ява провинциясендә 5,6 магнитудалы җир тетрәү булган. Бу хакта «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә.

 

Индонезиянең Метеорология, климатология һәм геофизика милли идарәсе хәбәр иткәнчә, җир асты тирбәнешләренең эпиүзәге Пангандаран районыннан көньякка таба 212 чакрым ераклыкта булган.

Җир тетрәү чыганагы 33 чакрым тирәнлектә яткан. Башлангыч мәгълүматлар буенча, корбаннар юк. Цунами куркынычы булу мөмкинлеге алдан хәбәр ителмәгән.

2018 елның 28 сентябрендә Индонезиядә Сулавеси утравында 7,5 магнитудалы җир тетрәү булган, нәтиҗәдә 4340 кеше һәлак булган.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/19/186537/

Фото:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев